«Мин татарча сөйләшәм!» музыкаль бәйгесе
26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләсәң, яңа җанлы музыка бәйгесендә катнашырга вакыт җитте!
Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны — чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар шулай ук бәйгедә катнашмый.
Гаризалар 7 апрель 21:00 гә кадәр кабул ителә. 8-15 апрель безнең ВК төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирәбез. Бәйгедә җиңгән 2 катнашучыны 26 апрель сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачакбыз. Беренче урынны халык сайлый, икенче урынны — оештыручылар. Җиңүчеләр үз чыгышларын безнең кураторалар — Gauga һәм qaynar төркемнәре белән бергә әзерлиячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бер атна дәвамында аранжировка өстендә эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарага әзер булыгыз.